Әрмәнстан
From Wikipedia, the free encyclopedia
Әрмәнстан (әрм. Հայաստան [hɑjɑsˈtɑn]), тулы рәсми исем Әрмәнстан Җөмһүрияте́ (әрм. Հայաստանի Հանրապետություն [hɑjɑstɑˈni hɑnɾɑpɛtuˈtʰjun], һаястани́ һанрапетутю́н) — Көньяк Кавказ дәүләте, Көнбатыш Азиядә, Әрмән таулыгының төньяк-көнчыгышында урнашкан. Диңгезгә чыгышы юк[en]. Дөньядагы иң борынгы дәүләтләрнең берсе.[7]
Байрак
| |
Башкала | Ереван |
---|---|
Халык саны | 2 930 450 (2017) |
Нигезләнгән | 23 сентябрь 1991 |
Сәгать кушагы | UTC+04:00 |
Рәсми тел | әрмән теле |
География | |
Мәйдан | 29,743.423459 км² |
Координатлар | 40.38333°N 44.95°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Ваагн Хачатурян |
Икътисад | |
ТЭП | 13 861 миллион US$ (2021), 19 503 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Әрмәнстан драмы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 17% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 1.531 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.759 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 74.618 ел (2016)[4] |
Пинсә яше | 63 яшь |
Джини коэффициенты | 25.2 (2020)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[6] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +374 |
ISO 3166-1 коды | AM |
ХОК коды | ARM |
Интернет домены | .am |
Көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Әзербайҗан, көньякта Иран, көнбатышта Төркия, төньякта Гөрҗистан белән чиктәш. Әрмәнстан Әзербайҗан бәхәс иткән территориянең бер өлешен контрольдә тота (Кәрки, Бархударлы, Софулу һәм Юхары Әскипара анклавлары) һәм Әзербайҗан Әрмәнстан бәхәсле территорияне контрольдә тота (Арцвашен эксклавы).
Әрмәнстан Җөмһүрияте тарихи Әрмәнстан территориясенең уннан бер өлешен генә алып тора.[8][9][10][11]
2017 елда Әрмәнстан халкы 2 986 100 кеше,[12] территория мәйданы 29 743 км² иде.[13] Кайбер мәгълүматлар буенча, халык саны буенча йөз утыз алтынчы, һәм мәйдан буенча йөз утыз сигезенче урында.
Башкаласы Ереван. Рәсми тел — әрмән. Ил 10 төбәккә һәм Ереван шәһәренә бүленгән.
Парламент белән идарә итү формасы булган унитар дәүләт.[14] 2022 елның 13 мартыннан Ваһагн Хачатурян Әрмәнстан президенты, һәм Никол Пашинян 2018 елның 8 маеннан премьер-министр булып эшләделәр.
Халыкның 95 % диярлек христиан динен тота; христианнарның күбесе Борынгы көнчыгыш православие чиркәүләренең берсе булган Әрмән апостол чиркәвенә керәләр.[15]
Әрмәнстанның хәзерге территориясе 1826-1828 елгы рус-фарсы сугышыннан соң тулысынча Россия империясе составына керә. 1918 елның 28 маенда монда бәйсез Әрмәнстан Җөмһүрияте игълан ителә. 1920 елның 29 ноябрендә Әрмәнстанда совет хакимияте урнаштырыла һәм Әрмәнстан ССР игълан ителә. 1922 ел-1936 елларда Әрмәнстан ССР ССРБга ЗСФСР составында керә, ә 1936 елның 5 декабреннән – союздаш җөмһүрият. 1991 елның 23 сентябрендә Әрмәнстанда 21 сентябрьдә үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча җөмһүриятнең Югары Шурасы «Әрмәнстанның дәүләт бәйсезлеге турында Декларацияне» кабул итә. 1992 елның 22 мартында Әрмәнстан Җөмһүрияте БМОга кабул ителә.