Кеше потенциалы үсеше индексы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Кеше потенциалы үсеше индексы (КПҮИ) — тикшерелгән территориялардагы яшәгән кешеләрнең потенциалының төп үзлекләрен булган яшәү дәрәҗәсе, грамоталылыгы, мәгърифәтлелек һәм тормыш озынлыгы күрсәткечләрен үзенә алган интеграль күрсәткеч. Төрле илләр һәм регионнардагы уртача яшәү дәрәҗәсен чагыштыру өчен кулланылган стандарт корал. Индекс БМОның үсеш программасы чикләрендә әзерләнә торган еллык Кеше потенциалы үсеше хисабында бастырыла.
Индексны исәпләү технологиясе 1990 елда пакистанлы Махбуб-уль-Хак җитәкчелегендәге икътисад галимләре төркеме тарафыннан тәмамланган. Индексның концептуаль төзелеше Амартия Сен эшчәнлеге нәтиҗәсендә пәйда булды.