Төньяк Македония
From Wikipedia, the free encyclopedia
Төньяк Македония, рәсми рәвештә Төньяк Македония Республикасы яки кыскача Төньяк Македония көньяк-көнчыгыш Европада Балкан ярымутравында урнашкан дәүләт. Элек ул Югославиягә кергән, әмма 1991 елда бәйсез булган. Географик яктан төньякта Сербия (һәм Косово) белән, көнчыгышта Болгария белән, көньякта Греция белән һәм көнбатышта Албания белән чиктәш. Континенталь дәүләт булып, илдә 50-дән артык күл бар.
Македония суверен, бәйсез, демократик һәм иҗтимагый дәүләт. Дәүләтнең баш шәһәре булып халкы 506 926 кеше (2004) булган Өскеп тора. Македониянең мәйданы 25 713 квадрат километр һәм якынча 2 114 550 кеше яши, шуларның күпчелеге македониялеләр. Дәүләт теле булып македон теле тора. Рәсми валюта - динар.
2005 елдан бирле Европа Берлегенә керүгә кандидат булып тора.
Байрак
| |
Шигарь | North Macedonia Timeless |
---|---|
Башкала | Өскеп |
Халык саны | 1 836 713 (2021) |
Нигезләнгән | 1991 |
Сәгать кушагы | UTC+01:00 |
Рәсми тел | македон теле, албан теле |
География | |
Мәйдан | 25,713 км² |
Координатлар | 41.65°N 21.71667°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Стево Пендаровски |
Икътисад | |
ТЭП | 13 825 миллион US$ (2021), 13 563 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Македония динары |
Туу күрсәткече | 1.524 (2014)[1] |
КПҮИ | 0.770 (2021)[2] |
Яшәү озынлыгы | 75.703 ел (2016)[3] |
Джини коэффициенты | 33 (2018)[4] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[5] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[6] |
Телефон коды | +389 |
ISO 3166-1 коды | MK |
ХОК коды | MKD |
Интернет домены | .mk |