Словения
From Wikipedia, the free encyclopedia
Словения яки Словения Республикасы Урта Диңгез төбәгенең төньягында һәм Үзәк Европаның көньягында урнашкан дәүләт. Словения көнбатышта Италия белән, төньякта Австрия белән, төньяк-көнчыгышта Венгрия белән һәм көнчыгышта һәм көньякта Хорватия белән чиктәш. Мәйданы 20 271 км² булып Словения уртача зурлыктагы Европа дәүләтләренә керә. Дәүләт чигенең озынлыгы 1382 км, шуларның 921 км коры җир чиге, 413 км елга чиге һәм 48 диңгез чиге. Әдрән диңгезенең Словения өлешенең озынлыгы 46,6 км. Төп шәһәр булып Любляна тора, ул дәүләт, мәдәни һәм сәяси үзәк булып тора, иң югары нокта булып Триглав тора (2864 км).
Словения мәдәниятенә Үзәк Европа һәм Аппенин мәдәни пространтвосы йогынты ясаган. 2011 ел халык санын алу буенча Словениядә якынча 6000 торак пунктында 2050189 кеше яшәгән. Словеннар халыкның 83%-ын тәшкил иткән, аннан соң венгрлар (0,32%), итальяннар (0,11%), чегәннәр (0,17%). Словениянең рәсми һәм дәүләт теле булып словен теле тора, итальян һәм венгр азчылыклары яшәгән урыннарда рәсми тел булып итальян теле һәм венгр теле тора.
Словения дәүләтчелеккә 1990 елның 23 декабрендә бәйсезлек турында плебисцитта ирешкән. Сәяси корылышы буенча Словения конституцион парламентар демократия. Словениянең президенты булып Борут Пахор тора. 1992 елның 22 маенда Берләшкән Милләтләр Оешмасына кергән. Словения Европа Шурасы, Дөнья Сәүдә Оешмасы, НАТО һәм башка оешмалар әгъзасы булып тора. 2004 елның җәендә ул Европа Берлегенә кергән.
| |||||
Словения милли һимны | |||||
Рәсми телләр | словен теле[1] | ||||
Башкала | Любляна | ||||
Президент Премьер-министр | Наташа Пирц-Мусар[d] Роберт Голоб[d] | ||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы | 2 066 880 (1 гыйнвар 2018)[2] | ||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы • Кеше башына |
61 748 586 535 $[3] һәм 62 117 768 015 $[3] $ | ||||
КПҮИ | 0,918[4] | ||||
Акча берәмлеге | евро | ||||
Интернет-домен | .si | ||||
ISO коды | SI | ||||
ХОК коды | SLO | ||||
Телефон коды | +386 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC+01:00 | ||||
Җини коэффициенты | 24,4[5] | ||||
Балигъ булу яше | 18 яшь |