Салкын сугыш
From Wikipedia, the free encyclopedia
Салкын сугыш (Холо́дная война́)[1] — 1946 елдан башлап 1991 елга кадәр дәвам иткән, ССРБ - аның союздаш илләре һәм АКШ - аның союздаш илләре арасында барган глобаль геосәяси, хәрби, икътисади һәм идеологик каршылык[2][3][4]. «Сугыш» атамасы бу очракта шартлы кулланыла, чөнки ул чын мәгънәсендә кораллы низаг булмый, шулай да шул чорда булган кайбер кораллы сугышларны әлеге «салкын сугыш» төшенчәсенә кертәләр.
Салкын сугыш | |||
1959 ел | |||
Дата | |||
---|---|---|---|
Урын |
дөнья | ||
Сәбәп |
ике дәүләтләр төркеменең идеологик һәм сәяси каршылыгы | ||
Нәтиҗә |
Капиталистик лагир җиңүе, ССРБ таркалуы, ИЯИ таркалуы, Варшава килешүенең гамәлдән чыгуы, Алманиянең берләшүе | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Каршылыкның нигезе идеологиядә була. Салкын сугышның төп сәбәбе — капиталистик һәм социалистик модельләр арасында булган тирән упкын. Икенче бөтендөнья сугышында җиңү яулаган ике зур мәмләкәт дөньяны үз карашлары буенча төзәргә тели.