Алжир
From Wikipedia, the free encyclopedia
Алжир, Әлҗәзаи́р (гарәп. الجزائر әл-җәза’ир, фр. Algérie), рәсми атама Әлҗәзаи́р Халы́к Демократи́к Җөмһүрия́те (гарәп. الجمهورية الجزائرية الديمقراطية الشعبية әл-җөмһүриййә әл-җәза’ириййә әд-димуқратиййә әш-шә‘биййә[6], фр. République Algérienne Démocratique et Populaire) — Төньяк Африкада, Урта диңгез бассейнының көнбатыш өлешендә урнашкан дәүләт, Африканың иң зур иле. Әлҗәзаир көнбатышта Марокко, көньяк-көнбатышта Мавритания һәм Мали, көньяк-көнчыгышта Нигер һәм көнчыгышта Либия һәм Тунис белән чиктәш. Дәүләт җирләренең шактый зур өлеше Сахра чүлендә ята. Башкаласы – Әлҗәзаир шәһәре.
Байрак
| |
Шигарь | بالشّعب وللشّعب |
---|---|
Башкала | Әлҗәзаир (шәһәр) |
Халык саны | 43 900 000 (гыйнвар 2020) |
Нигезләнгән | 5 июль 1962 |
Сәгать кушагы | UTC+01:00 |
Рәсми тел | гарәп теле |
География | |
Мәйдан | 2,381,741 км² |
Координатлар | 28°N 1°E |
Сәясәт | |
Хөкүмәт башлыгы | Әхмәт Уяхъя |
Икътисад | |
ТЭП | 163 472 миллион US$ (2021), 191 913 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Әлҗәзаир франкы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 10% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 2.857 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.745 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 76.078 ел (2016)[4] |
Пинсә яше | 60 яшь |
Джини коэффициенты | 27.6 |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[5] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт |
Телефон коды | +213 |
ISO 3166-1 коды | DZ |
ХОК коды | ALG |
Интернет домены | .dz |
XVI гасырдан XVIII гасыргача Әлҗәзаир Госманлы империясенә керә. XIX гасыр башында француз колонизациясе башлана. 1954 елда Әлҗәзаирдә Милли азатлык фронты оештырыла. Француз колониаль гаскәрләренә каршы бик күп кан коелган сугыш нәтиҗәләре буенча Әлҗәзаир 1962 елда бәйсез социалистик дәүләт буларак төзелә. 1980-еллар ахырында дөньяви хакимият һәм исламчылар арасында каршылыклар гражданнар сугышына әйләнә. Сугыш ислам кадимчеләрен тар-мар итеп тәмамлана.