Вараха
From Wikipedia, the free encyclopedia
Вара́ха (санскр. वराह) — Вишнуның кабан дуңгызы образында килгән өченче Аватарасы.
Вараха Җирне(Притхиви) Галәми Гарбходака төбенә алып киткән Хираньякша шәйтанын үтерү өчен килгән.[1] Мең ел дәвам иткән каршы яклар арасындагы бәрелештә Вараха җиңеп чыккан.[1] Үзенең казык тешләрендә (кайвакыт - бер казык тешендә) ул Җирне океаннан алып чыгып аны Галәмнең тиешле урынына кире куйган.[2] Бу Аватарада Вишну Притхивига өйләнгән. Бу Аватара яңа кальпаның башының символы булып тора.