Санскрит
Борынгы Indianинд теле / From Wikipedia, the free encyclopedia
Санскрит (संस्कृतम् saṃskṛtam [sə̃skɹ̩t̪əm], элегрәк संस्कृता वाक् saṃskṛtā vāk, "сафландырылган сөйләм") — тарихи Һинд-Ари теле, һәм Һиндуизм һәм Буддизмның беренче дини теле. Бүгенге көндә бу тел Һиндстанның 22 рәсми телнең берсе, һәм Уттараханд штатының рәсми теле булып тора.
Санскрит | |
Илләр: | |
---|---|
Рәсми халәт: |
Һиндстанның 22 рәсми теленең берсе |
Сөйләшүчеләр саны: |
2212 кеше кеше (1971)[1], |
Классификация | |
Төркем: |
??? |
Язу: |
деванагари һ.б. |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
сан 581 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Классик санскрит якынча безнең эрага кадәр 4-нче гасырда Панини грамматикасында күрсәтелгән. Зур Һиндстан мәдәниятләрендә бу телнең позициясе Европaдагы грек һәм латин телләренә охшаш. Бу тел Һинд субконтинентының күп хәзерге телләренә, бигрәк тә Һиндстан, Пакистан һәм Непал телләренә, зур йогынты ясаган.
Санскритның пре-классик формасы Ведик Санскрит дип атала, шул вакытта Ригведа иң борынгы һәм архаик сакланган стадиясе, иң борынгы чыганак безнең эрага кадәр 1500 елга карый. Бу Ригведик Санскритның тарихта теркәлгән Һинд-Иран телләренең иң борынгысы, һәм инглиз һәм күпчелек Европa телләрен керткән Һинд-Европa телләренең иң элек теркәлгән әгъзасы булуын күрсәтә.
Санскрит әдәбияты шигърият, драма белән бер рәттән фәнни, техник, философик һәм һиндуизм дини текстларын эченә кертә. Санскрит һиндуизм дини йолаларында мантра һәм hимʜ формасында церемониаль тел буларак киң кулланыла. Сөйләм санскрит Һиндстанның кайбер традицион оешмаларында кулланыла һәм бу телне торгызырга көч куела.