Вакытның гравитацион әкренәюе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Вакытның гравитацион әкренәюе - Гомуми чагыштырмалылык теориясе буенча көчле гравитацион кырда барлык физик күренешләр әкренрәк баралар. Шул эффекттан мөһим күренеш килеп чыга - гравитацион кызыл тайпылма.
Гравитацион кызыл тайпылма - массив объектлардан (йолдыздан, кара тишектән) ераклашкан саен чыганак тараткан электромагнитик дулкыннарның ешлыклары спектрының кызыл өлешендә тайпыла.
Зәгыйфьрәк гравитацион кырлы өлкәдән килгән электромагнит дулкыны зәңгәр тайпылма кичерә.
Әлеге эффектлар электромагнит дулкыннары белән генә чикләнми, ә барлык периодик күренешләргә (электрон, протон һ.б. Де Бройль дулкыннарына) кагыла.
Ягъни ераклашып киткән күренешләргә карата массив объект өслегендә барлык күренешләр әкренәк бара.