Вакытның релятивистик әкренәюе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Вакытның релятивистик әкренәүе - Махсус чагыштырмалылык теориясендә кинематик эффект буенча хәрәкәтләнә торган җисемдә хәрәкәтсез хисап системасына карата барлык физик күренешләр әкренрәк баралар.
Вакытның релятивистик әкренәүенә күрә Җирнең атмосферасы югары катламнарында хасил булган кыска вакыт яшәүче элементар кисәкчекләр Җирнең өслегенә җитәләр.
Әлеге күренеш вакытның гравитацион әкренәюе белән иярчен навигация системаларында (мәсәлән GPS) исәпкә алына: иярчендә урнашкан сәгатьләр бер көндә 38 микросекундада әкренрәк бара.
Вакытның релятивистик әкренәүенең мөһим мисалы - игезәкләр парадоксы.