Электрон
From Wikipedia, the free encyclopedia
Электрон (бор. грек. ἤλεκτρον — гәрәбә) — матдә төзелешендә төп рольне уйнаучы тискәре корылган тотрыклы элементар кисәкчә. Электрон ул фермион, ягъни ярымбөтен спинга ия. Лептоннарга карый (корылган лептоннар арасында бердәнбер тотрыклы кисәкчә). Атомнарның электрон сүрүләре электроннардан торалар. Аларның бу орбитальләрдәге саннары һәм урнашуы матдәнең күпчелек химик үзлекләрен билгели. Ирекле электроннарның хәрәкәте үткәргечләрдә һәм вакуумда электр барлыкка китерә.