Тургай кошлар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Тургай кошлар (лат. Alaudidae) — чыпчыксыманнар отрядыннан сайрар кошлар семьялыгы.
Кыска фактлар Халыкара фәнни исем, Таксономик ранг ...
Тургай кошлар | |
Халыкара фәнни исем | Alaudidae Николас Эйлуорд Вигорс, 1825[1][2][3][…] |
---|---|
Таксономик ранг | гаилә[1][2][4][…] |
Югарырак таксон | певчие воробьинообразные[d] |
Таксонның халык атамасы | lerkefamilien |
Номенклатура кодексы | Зоологик номенлатураның халыкара кодексы[d] |
Тургай кошлар Викиҗыентыкта |
Ябу
15 ыруг һәм 75 төрне берләштерә. Башлыча, Азия, Европа һәм Африкада таралганнар. Тургай кош юка һәм туры томшыклы, арткы бармакларының озын тырнаклы булуы белән аерылып торалар.
Кечкенә яки урта зурлыктагы кошлар: гәүдә озынлыклары 12–25 см, авырлыгы 15–80 г. Тән төзелеше нык, муены кыска, башы зур. Канатлары озын, киң, алар тиз очуны тәэмин итәләр. Томшык күренеше төрле-төрле. Йон-каурыйлары җир төсендә, бүксә һәм күкрәкләре тимгелле. Тургай кошның күп кенә төрләренең ата затлары өчен оялау территориясе өстеннән сайрап, дерелдәп очу хас.