Ватикан
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ватика́н (лат. Status Civitatis Vaticanæ, итал. Stato della Città del Vaticano; шулай ук Ватикан дәүләт-шәһәре атамасы да кулланыла) — Италия белән ассоциациядә булган, Рим эчендә урнашкан кәрлә дәүләт-анклав (дөньяда иң кечкенә дәүләт). Дәүләтнең исеме Mons Vaticanus калкулыгының атамасындагы vaticinia – «күрәзә итү урыны» сүзеннән килә. Ватиканның халыкара хокуктагы статусы – Изге Тәхетнең ярдәмче суверен биләмәсе, Рим католик чиркәве югары җитәкчелегенең рездиденцияләре. Ватиканның суверенитеты мөстәкыйль (милли) түгел, ул Изге Тәхеттән суверенитетыннан чыга. Башкача әйткәндә, аның чыганагы – Ватикан халкы түгел, ә папа тәхете.
Байрак
| |
Башкала | юк, Ватикан |
---|---|
Халык саны | 764 (26 июнь 2023, бәя) |
Нигезләнгән | 11 февраль 1929 |
Сәгать кушагы | Үзәк Аурупа вакыты, UTC+01:00 |
Рәсми тел | итальян теле, француз теле, латин теле |
География | |
Мәйдан | 0.49 км² |
Координатлар | 41.904°N 12.453°E |
Почта индексы | 00120 |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Ватикан шәһәр-дәүләте эшләре буенча Папа кәмисиясе |
Дәүләт башлыгы исеме | Рим папасы |
Дәүләт башлыгы | Франциск |
Дитәлләр | |
Perchnogaeth | Изге тәхет |
Мирас статусы | Бөтендөнья мирасы |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | евро |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Телефон коды | +39, +379[1] |
ISO 3166-1 коды | VA |
Интернет домены | .va |
Чит илләрнең дипломатик миссияләре Ватикан шәһәр-дәүләтендә каршында түгел, Изге Тәхет каршында кабул ителә. Илчелекләр һәм вәкиллекләр Ватиканның территориясе әз булганга, Римда урнашканнар (шул исәптән, Римныкы да, шуңа күрә Италия илчелеге үз башкаласында урнашкан.
Изге Тәхет (Ватикан түгел) БМО белән 1957 елдан бирле хезмәттәшлек итә, ә 1964 елдан ул БМОның даими күзәтчесе. 2004 елның июнендә БМО каршындагы Изге Тәхет миссиясенең хокуклары киңәйтелә. Моннан тыш, 2008 ел августында Ватикан Интерпол белән даими хезмәттәшлек башлый.