Бирелмәләр
эшкәртү өчен бирелгән мәгълүматлар / From Wikipedia, the free encyclopedia
Бирелмәләр[1][2][3] — теркәлгән мәгълүмат[4]:439; кеше белән яки автоматик чаралар ярдәме белән аралашу, интерпретацияләү, яки эшкәртү өчен яраклы күренештәге фактларның, төшенчәләрнең яки аңлатмаларның күрсәтелеше (ISO/IEC/IEEE 24765-2010)[5].
Кыска фактлар Кайда өйрәнелә, Нинди веб-биттә тасвирланган ...
Бирелмәләр | |
Кайда өйрәнелә | статистика һәм бирелмәләр буенча фән[d] |
---|---|
Нинди веб-биттә тасвирланган | servicios.infoleg.gob.ar/infolegInternet/anexos/275000-279999/277216/norma.htm(исп.) |
Берләшмәләре | исемлекне карагыз[d], исемлекне карагыз[d] һәм исемлекне карагыз[d] |
Бирелмәләр Викиҗыентыкта |
Ябу
Компьютер белемендә яки Информацион технологияләрдә:
- Бирелмәләр — кат-кат интерпретацияләүгә бирелә торган, тапшыру, элемтә яки эшкәртү өчен яраклы формальләршерелгән күренештәге мәгълүматнең күрсәтелеше (ISO/IEC 2382:2015)[6].
- Бирелмәләр — информацион системнар яки аларның кулланучылары эш итә торган мәгълүмат күрсәтелеше формалары (ISO/IEC 10746-2:1996)[7].
Метрологиядә:
- Бирелмәләр — төп яки чыгарылма үлчәү берәмлекләренә һәм/яки күрсәткечләргә тиңләштерелгән мәгънәләр җыелмасы (ISO/IEC 15939:2007, ISO/IEC 25000:2005)[8].
Мәгълүмат белән алмашып торып булсын өчен, ул кайбер күрсәтелеш формасына (мәсәлән, бирелмәләргә әвереләнергә) ирешергә тиешенә карамастан, мәгълүмат иң башта шундый күрсәтелешнең интерпретациясе (мәгънәсе) була (ISO/IEC/IEEE 24765:2010)[9]. Шуңа күрә, таләпчән мәгънәдә, «мәгълүмат» «бирелмәләр»-дән аерылып тора. Формаль булмаган контекстта бу ике термин еш кына синоним буларак файдаланыла.