Ар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ар (фр. are, лат. area — «мәйдан, йөз»; рус билгеләве: а; халыкара: а) — халыкара системага кермәгән мәйдан үлчәве берәмлеге.
Ар 10 м яклы квадратның йөззурлыгына тигез. Шундый квадратның йөззурлыгы 10 м × 10 м = 100 м² га тигез.
1 ар түбәндәгенә тигез:
- 100 квадрат метр (м²);
- 0,01 гектар (га).
Гади сөйләмдә арны сутый (рус. сотый, сотка) дип атыйлар[1].