Mantra-Rock Dance
From Wikipedia, the free encyclopedia
Mantra-Rock Dance — 1967 елның 29 гыйнварында Сан-Францискода «Авалон» бию залында булган музыка концерты.[1] Концертта Grateful Dead,[2][3] Moby Grape,[4][5] Дженис Джоплин белән Big Brother and the Holding Company,[6] һәм шулай ук шагыйрь битник Аллен Гинзберг һәм кришнаит гурусы Бхактиведанта Свами Прабхупада чыгыш ясаган. Тамашачылар арасында Тимоти Лири һәм Оусли Стэнли булган.[7] Концертның кульминациясе Гинзберг һәм Прабхупада эшләгән киртан булган, анда «меңнәрчә кеше „Харе Кришна“» җырлаган.[8] Прабхупада өйрәнчекләре тарафыннан гуруларына Хейт-Эшбери хиппиларын “Харе Кришна” мантрасы белән таныштыру мөмкинчелеген бирү өчен һәм шул вакыттан күптән түгел Сан-Францискода Кришна ашрамын тәэмин итәр өчен акча җыяр өчен оештырылган булган.[9] Mantra-Rock Dance-тә катнашканга күрә Прабхупада һәм аның тарафдарлары массакүләм мәгълүмат чараларында уңайлы яктыртылган булган[10] һәм үзенә Америка җәмәгатен җәлеп иткән.[7] Тарихчы Роберт Эллвуд соңыннан Mantra-Rock Dance-ны хиппи эрасының төп вакыйгаларының берсе дип хасият биргән, ә Аллен Гинзберг аны «Хейт-Эшбери рухи энтузиазмының пигы» дип атаган.
Mantra-Rock Dance | |
Дәүләт | Америка Кушма Штатлары |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Калифорния |
Mantra-Rock Dance Викиҗыентыкта |