Һинд дине
From Wikipedia, the free encyclopedia
Һинд дине яки Һиндуизм Көньяк Азиядә, иң күбесе Һиндстанда доминант дин яки яшәү рәвеше. Гәрчә Һинд дине составында төрле фәлсәфәләр булса да, ул уртак концепцияләр, шул ук текст чыганаклары, уртак йола техникалары, космология һәм изге урыннарга зиярәт кылу белән берләштерелгән. Аның составына (башка деноминацияләр арасында) Шайвизм, Вайшнавизм һәм Шактизм керә, һәрберсе уралган ышанулар һәм гамәлләр төрлелеге белән. 1 миллиард тарафдар белән Һинд дине Христианлык һәм Исламнан соң дөньяда өченче иң зур дин.
Һинд дине | |
санскр. हिन्दूधर्मः[1] | |
... хөрмәтенә аталган | Hind yılğası |
---|---|
Урын | бөтен дөнья[d] |
Әгъзалар саны | 1 200 000 000[2] һәм 1 350 000 000 |
Барлыкка килгән урыны | Синд[d] |
Нигезсалгыч текст | Ведалар |
Әүвәлгесе | Ведачылык[d] |
Киләсе | буддизм, Җәйничелек һәм Сикхчылык |
Йогынтысын кичергән | Ведачылык[d][3] һәм Дравид мифологиясе[d] |
Кайда өйрәнелә | Hindu studies[d] |
Һәштәге | hinduism[4] |
Нинди вики-проектка керә | WikiProject Hinduism[d] |
Веб-сайт Stack Exchange | hinduism.stackexchange.com |
Моңа өлешчә туры килә | Һиндстан мәдәнияте[d] |
Һинд дине Викиҗыентыкта |
Һинд дине дөньяда "иң борынгы дин" дип аталган. Кайбер кулланучылар аны [[Санатани|санскр. (IAST) Санатана Дхарма]], "мәңге канун" яки "мәңге ысул" дип атыйлар. Көнбатыш галимнәре Һинд динен төрле һинд мәдәниятләре һәм йолалары синтезы буларак күрәләр. Аның тамырлары арасында соң Веда чорының Веда дине һәм аның Брахманнар статусына йогынтысы, әмма шулай ук Һинд Үзәне Цивилизациясе диннәре һәм киң таралган җирле йолалар һәм бер нигезләүче юк булу. Ул самимилек, тере җанварларны җәрәхәтләмәү (аһимса), түземлелек, хәлгә керү, үзеңне чикләү, мәрхәмәтлелек һәм башка шундыйлар кебек мәңге бурычлар үтәргә куша.
Һинд ышануларында мөһим темаларга дүрт Пурушартха, адәм тормышының тиешле максатлары, атап ук әйткәндә Дхарма (әхлак/вазыйфалар), Артха (муллылык/эш), Кама (эмоцияләр/сексуальлек) һәм Мокша (ирекле булу), шулай ук карма (гамәл, ният һәм нәтиҗәләр), самсара (яңадан туулар циклы) һәм төрле Йогалар (мокшага ия булу ысуллары һәм гамәлләре) керә. Һинд гамәлләренә пуджа (гыйбадәт кылу) һәм укулар, медитация, гаиләгә ориентацияләнгән узу ритуаллары, ел саен узучы бәйрәмнәр һәм изге урыннарга бару ритуаллары керә. Кайбер Һинд дине тарафдарлары мокшага ия булу өчен иҗтимагый дөньяны һәм материаль милекләрен калдырып, гомер буена дәвам итүче Санньясада (аскетик гамәлләрдә) катнашалар.
Һинд текстлары Шрути ("ишетелгән") һәм Смрити ("истә калдырылган")га классификацияләнәләр. Бу текстларда теология, фәлсәфә, мифология, Ведик яджна, йога һәм агамик ритуаллар һәм башка темалар арасында гыйбадәтханә төзү турында сүз алып барыла. Төп язмаларга Ведалар, Упанишадалар, Бхагават Гита һәм Агамалар керә.