Рим папалары һәм антипапалары исемлеге
From Wikipedia, the free encyclopedia
Рим папасы (лат. Pontifex Romanus – «рим понтифигы»; яки лат. Pontifex Maximus – «югары суверен понтифик») – бер юлы өч хакимият функциясе үтәүче аерым сыйфатка ия суверен шәхес. Рим папасы Изге Тәхетнең монархы һәм суверены, Католик чиркәвенең башлыгы һәм иң югары иерархы, шул ук вакытта Ватикан дәүләт-шәһәренең суверены.
Рим папалары һәм антипапалары исемлеге | |
Бу исемлектә күрсәтелә | Рим папасы |
---|---|
Исемлеккә туры килүче төркем | Төркем:Рим папалары |
Рим папалары һәм антипапалары исемлеге Викиҗыентыкта |
Рим папасы гомерлек мөддәткә кардинал җыены тарафыннан (конклавта) элеккеге папаның үлеменнән соң яки ул тәхеттән баш тарткач сайлана. Конклавта сайлангач та, папа үзенә идарә итү чоры өчен исем һәм тиешле номерны сайлый. 1555 елдан соң барлык папалар да тәхеткә менгәндә үз исемнәрен алыштырганнар, гәрчә бу мәҗбүри булмаса да.
Антипапа дип Католик чиркәвендә папа вазифасын канунсыз үтәгән кешене атыйлар. Гадәттә папа дәрәҗәсе өчен көрәшкән кешеләрнең кайсы папа, кайсы антипапа булуы кемнеңдер җиңүеннән соң гына хәл ителгән. Понтифик тәртип санын кабул иткәндә, антипапа дип танылган папаның нумеры исәпкә алынмый. Чиркәү антипапаларны танымаса да, аларның исемнәре ел сан чыгарылучы Annuario Pontificio белешмәлегендә, понтификлар реестрында җәя эченә кертелеп теркәлә[1].