Европа (иярчен)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Европа (бор. грек. Ἐυρώπη) — Юпитерның иярчене. Дүрт Галилей иярчене арасында иң кечкенәсе.
Европа | |
Масса | 47,986 ± 0,001 йоттаграмм[1] |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | Европа[d] |
Исемне бирүче | Марий, Симон[d] |
Ачучы яки уйлап табучы | Галилео Галилей һәм Марий, Симон[d] |
Ачыш датасы | 8 гыйнвар 1610 |
Астраномик ачыш урыны | Падуя үнивирситите[d] |
Ана җисем | Юпитер |
Апоүзәк | 676 938 km |
Периүзәк | 664 862 km |
Орбита эксцентриты | 0,009 |
Орбита авышлыгы | 0,47 ° |
Орбита дәвере | 3,551 тәүлек |
Зур ярымкүчәр | 671 100 km |
Күренмә йолдызча зурлык | 5,29 |
Альбедо | 0,64 |
Тыгызлык | 3,013 кубик смга ... грамм |
Температура | 50 K, 102 K һәм 125 K[2] |
Радиюс | 1560,8 ± 0,5 km |
Тема җәгърафиясе | поверхность Европы[d] |
Өслек гравитациясе | 1,314 метр в секунду в квадрате |
Европа Викиҗыентыкта |
Европа иярчене күбесенчә силикат токымыннан тора, үзәгендә тимер төш урнашкан.
Европа уртача радиусы 1560,8±0,5 км, Юпитерга карата һәрвакыт тик бер ягы белән борылган (синхронланган).
Өслеге бик яссы һәм боздан тора, анда бик аз кратерлар, ләкин күп ярыклар бар.
Европа котыпларында температурасы -223 С (50 К), экваторында -163 С (110 К).
Өслегенең яшьлеге һәм тигезлеге булганга күрә аның астындагы су океандагы микроскопик тереклек хакында фараз бар.
Агылыш көчләре сәбәпле шушы фараз ителгән су океан катмый, ахры. Агылыш көчләренең периодик үзгәрешләре иярченнең деформациясенә китерә һәм асты катламнарны җылыта.
Иярчендә сирәк атмосфера бар, ул күбесенчә уттуардан тора, атмосфера басымы нибары 0,1 мкПа, яки 10−12 атм тәшкил итә.