Бөтендөнья пәрәвезе
Интернетка тоташтырылган санакларда сакланучы һәм бер-берсенә бәйле булган документлардан гиперсылтамалар ярдәмендә файдаланырга мөмки / From Wikipedia, the free encyclopedia
Бөтендөнья челтәре белән бутамагыз.
Бөтендөнья пәрәвезе | |
Нигезләнү датасы | 12 март 1989[1][2] |
---|---|
Кыскача исем | WWW һәм TTT |
Иҗтимагый мираска күчү датасы | 30 апрель 1993[3] |
Йогынтысын кичергән | Enquire[d][4], The Interactive Encyclopedia System[d][5] һәм HyperCard[d][6] |
Ачучы яки уйлап табучы | Tim Berners-Li һәм Роберт Кайо[d] |
Ачыш датасы | 1990 |
ACM коды (2012) | 10003260 |
Бөтендөнья пәрәвезе Викиҗыентыкта |
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Бөтендөнья пәрәвезе (ингл. World Wide Web) — Интернетка тоташтырылган компьютерларда сакланучы һәм бер-берсенә бәйле булган документлардан һиперсылтамалар ярдәмендә файдаланырга мөмкинлек бирә торган үзара бүленешле система. Ул шулай ук веб (ингл. Web «пәрәвез») дип тә атала һәм язуда WWW аббревиатурасы белән билгеләнә.
Бөтендөнья пәрәвезен йөзләрчә миллион сервер тәшкил итә. Аның күпчелек ресурслары һипертекст технологияләренә нигезләнгән. Интернетта урнаштырылган һипертекстлы документларның һәркайсы веб-бит (веб-сәхифә) дип атала. Уртак тема һәм дизайн аша берләштерелгән һәм шулай ук, гадәттә бер үк серверның виртуаль хәтерендә сакланып, бер-берсе белән үзара бәйләнештә торган сылтамалар ярдәмендә тоташтырылган веб битләре тупланмасы веб-сайтларны барлыкка китерә. Веб-битләрен ачу өчен махсус програмнар — гизгечләр (браузерлар — ингл. browser) кулланыла.
Бөтендөнья пәрәвезе мәгълүмат технологияләрендә һәм Интернет үсешендә чын инкыйлаби үзгәрешләр китереп чыгарды.
Көндәлек сөйләмдә Интернет турында сөйләгәндә нәкъ менә Бөтендөнья пәрәвезе турында сөйлиләр. Әмма ул бер үк нәрсә түгел икәнен аңларга кирәк. Интернет — компьютер челтәре[7][8][9], ә Бөтендөнья пәрәвезе — мәгълүмат системы[7][8].