Веб-сәхифә
веб-браузер (гизгеч) белән ачып булган документ яки Бөтендөнья пәрәвезенең мәгълүмат ресурсы / From Wikipedia, the free encyclopedia
Веб-сәхифә, яки веб-бит (ингл. Web page) — веб-браузер (гизгеч) белән ачып була торган документ яки Бөтендөнья пәрәвезенең мәгълүмат ресурсы.
Гадәти веб-сәхифә HTML форматындагы текст файлы була. Аңарда икенче төрле форматтагы файлларга (текст, график рәсем, видео, аудио, мультимедиа, апплетлар, кулланма програм тәэминатлар һ. б.) сылтамалар булырга мөмкин. Шулай ук аңарда икенче веб-сәхифәләргә тиз итеп күчер өчен яки сылтамалы файлларга үтер өчен гиперсылтамалар булырга мөмкин. Күп төрле гизгечләрдә сылтамалы файлның эчтәлеген турыдан-туры, шушы файлга сылтама асраган веб-сәхифә эчендә, карап була. Шулай ук хәзерге замандагы гизгечләр кайбер форматтагы файлларның эчтәлеген турыдан-туры (шушы файлларга сылтама асраган веб-сәхифәдән аерым) карарга мөмкинлек бирәләр.
Мәгълүматтән мәгънәле веб-сәхифәнең эчтәлеге гадәттә контент (ингл. content — «эчтәлек») дип атала.
Гомуми тема һәм дизайн белән берләшкән, һәм сылтамалар белән бәйләнгән берничә веб-сәхифәләр веб-сайт тәшкил итәләр. Веб-сайтны тәшкил иткән веб-битләр бер яки берничә веб-серверларда (бер-берсеннән еракта, хәтта төрле илләрдә) урнаша алалар.[1]