Ялта конференциясе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ялта (Кырым) конференциясе — Икенче бөтендөнья сугышы азыгында 3 беректәш дәүләт башлыгы: И.В.Сталин (ССРБ), Ф.Д.Рузвельт (АКШ) һәм У.Чөрчилл (Бөекбритания), тышкы эшләр министрлары, штаб башлыклары һ.б. киңәшчеләр катнашында 1945 елның 4—11 февраль көннәрендә үткән конференция.
Анда беректәш дәүләтләренең хәрби планнар аныклап һәм килешеп алынган, сугыштан соң булачак дөнья тәртибе һәм халыкара иминлек системасын төзү мәсьәләсенә карый торган беректәшләр сәясәтенең төп принциплары билгеләнгән.
Конференциянең катнашучылары алман милитаризмы һәм нацизмын юк итү турында максатларны белдергәннәр; 3 (һәм, риза булса, Франция) дәүләтнең Алманиядә оккупация зоналарын һәм беректәш дәүләтләрнең гомумалман идарә әгъзаларын төзү, сугыш җинаятчеләрен гадел җәзага тарту, нацистлар фиркасен таркату, Алманиядән китерелгән зарар өчен компенсация түләтү, БМОны төзү һ.б. хакында карар кабул ителгән. ССРБ, Аурупада сугыш тәмамлагач, 2—3 айдан соң Япониягә каршы сугышка керергә ризалык биргән.