Урман
From Wikipedia, the free encyclopedia
Урман — агаччыл үсемлекләр белән капланган Җир йөзенең бер өлеше. Урманнар моннан 380 млн ел элек девон чорында барлыкка килгәннәр. Урманнар коры җирнең 27 %, 3,4 млрд. га мәйданын биләп тора, 30 проценты — ылыслы, 70 проценты яфраклы агачлардан тора.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Урман (мәгънәләр) битенә күчегез.
Әлегә урманнар коры җирнең якынча өчтән бер өлешен тәшкил итә һәм Җир йөзендә һава сулаучы тормышның бар булуы өчен бик әһәмиятле роль уйныйлар.
Урманнарда, агач һәм үсемлекләрдән тыш, үзенә төрле микроорганизмнар, бөҗәкләр һәм хайваннарны алган үзенчәлекле катлаулы экосистема барлыкка килә.