Агач
From Wikipedia, the free encyclopedia
Агач — үзеннән-үзе биеклеккә үсә торган, су һәм төрле минераль һәм органик матдәләрне төп һәм ян тамырларыннан алган, югарылыгы гадәттә 4-5 метр булган каты кәүсәле, ботаклы ябалдашланып торган күпьеллык үсемлек.
Агачлар берничә (гадәттә - дистәләрчә) ел, кайвакыт исә - берничә гасыр яшәүче күп еллык үсемлекләр.
Яфрак төре буенча агачлар ылыслыларга һәм яфраклыларга аерылып торалар.
Ылыслыларның барлык төрләре диярлек агачлар: нарат, чыршы, ак чыршы, карагай. Себер тайгаларында гаять зур мәйданнарны карагай алып тора, ә көньяк районнарында һәм Урта диңгез буйларында кипарислар һәм тиле нарат (тис) күпләп үсә. Ылыслылар каты, ылыс дип аталучы мәңге яшел энәсыман яки тәңкәле яфраклары белән, җимеш урынынына үсә торган күркәләре белән аерылып тора.
Күпчелек агаччыл төрләр — икеөлешлеләр, һәм алар дөньяның төрле почмакларында таралган. Алардан берише көз яфрагын коялар, берише мәңге яшел агачлар, аларның яфраклары ике-өч ел саен төрлесе төрле вакытта корый һәм яңаларына алмашына. Күпчелек тропик агачлар — мәңге яшелләр.
Киң яфраклы агачларның яфраклары киң һәм яссы, елга берничә тапкыр коелалар. Уңышлы серкәләнү нәтиҗәсендә аларның җимешләре барлыкка килә.
Биологик классификациядән башка агачлар бүтән билгеләр буенча да аерыла: җимеш агачлары (җимешләре белән кеше туклана), кыйммәтле (үзагачы сәнәгать максатлары өчен файдаланыла), кораб агачлары (кораблар төзүдә файдалана), тропик агачлар (ареаллары экватор тирәсендә урнашкан) һ.б.