Әтәлге
From Wikipedia, the free encyclopedia
Әтәлге (дала лачыны, лат. Falco cherrug) — лачын кошлар гаиләлегеннән ерткыч кош. Урман-дала һәм дала зонасында, Евразия тауларында яши. ТР территориясендә сирәк очрый торган төр. Көньяк-көнчыгыш районнарда күренә. Оялау ареалының төньяк чиге Нократ елгасының түбәнге агымдагы үзәне буйлап үтә. 5 пардан артык ояламый. Апрельдән сентябрьгә кадәр очрый.