Яңа Зеландиядә ислам
Яңа Зеландиядә азчылык дине / From Wikipedia, the free encyclopedia
Яңа Зеландиядә ислам (ингл. Islam in New Zealand, гарәп. الإسلام في نيوزيلندا) – азчылык дине. 2006 елгы халык санын алу нигезендә, илдә Ислам тарафдарлары 36 072 кеше булган, өстәвенә, алдагы биш елда гына да аның саны бер ярым тапкырга арткан (2001 елда 23 631 кеше булган) [1]. Мөселманнар ил халкының (5,1 млн кеше, 2022 елга) 1,3 % ын тәшкил итә[2]. Аз санлы мөселман мөһаҗирләре Яңа Зеландиягә Көньяк Азия һәм Көнчыгыш Аурупадан 1900–1960-елларда килеп урнашкан. 1970-елларда Фиджидан, 1990-елларда сугышлар барган күп кенә илләрдән зур санда мөселманнар күчеп килгән. Беренче ислам үзәге 1959 елда ачылган, хәзерге вакытта биредә берничә мәчет һәм ике Ислам мәктәбе эшли. Яңа Зеландия мөселманнарының күпчелеге ― сөнниләр, азчылык ― шигыйлар һәм илдә иң зур мәчет белән идарә итүче әхмәдия мөселманнары[3].
Яңа Зеландиядә ислам | |
Дәүләт | Яңа Зеландия |
---|---|
Яңа Зеландиядә ислам Викиҗыентыкта |