Яссылык (математика)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Яссылы́к — геометриянең төп төшенчәләреннән берсе. Геометрияне систематик рәвештә аңлатканда, яссылык төшенчәсен беренчел төшенчә буларак кулланалар. Яссылык тигезләмәсе беренче тапкыр А. К. Клеро хезмәтләрендә (1731), яссылыкның турылар аша бирелгән тигезләмәсе Г.Ламеда очрый (1816—1818), нормаль тигезләмәне Л. О. Гессе кертә (1861).