Эпидемия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Эпиде́мия (грек. ἐπιδημία — гомуми авыру, грек. ἐπι — арасында һәм грек. δῆμος — халык сүзләреннән) — берәр инфекцион авыруның (ваба, дифтерия, тиф, чәчәк, грипп һ.б.) киң таралуы.
Кыска фактлар Кайда өйрәнелә, Социаль медиаларда күзәтүчеләре ...
Эпидемия | |
Кайда өйрәнелә | эпидемиология |
---|---|
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 18 024 |
Эпидемия Викиҗыентыкта |
Ябу
Эпидемияне һәм аңа каршы көрәшү чараларын өйрәнүче медицина бүлеге эпидемиология дип атала.
Эпидемик процесс инфекция тудыручының кешеләр арасында таралудан гыйбарәт. Башкача әйткәндә, эпидемик күренеш килеп чыксын өчен түбәндәге өч шарт үтәлергә тиеш:
- инфекция тудыручының чыганагы булуы
- аның күчү механизмы булу
- чиргә бирешүчән кешеләр булуы.
Чыганагы бары тик кеше булып торган инфекцияләр антропоноз дип, шулай ук хайваннар да булганнарын антропозооноз дип атыйлар.