Эклиптика
From Wikipedia, the free encyclopedia
Эклиптика ( лат. (linea) ecliptica, бор. грек. ἔκλειψις — тотылу) — Кояшның күзәтелә торган еллык хәрәкәтенең күк йөзе түгәрәге.
Эклиптиканың яссылыгы — Кояш тирәли Җирнең әйләнү (Җирнең орбитасы) яссылыгы. Заманча төгәлрәк тасвирлама: эклиптика — Җир-Ай системасының бариүзәк орбитасы яссылыгы белән күк йөзенең кисеме.
Кояш системасының күпчелек планеталары эклиптика яссылыгы янында, Кояшның әйләнүе белән бертигез юнәлештә хәрәкәт итәләр.
Эклиптика зодиакаль йолдызлыклар һәм Еланташучы йолдызлыгы буйлап үтеп бара.
Ай орбитасының эклиптикага авышлыгы, Җирнең бариүзәк (Ай-Җир системасында) тирәсендә әйләнүе һәм Җирнең орбитасы бүтән планеталардан тәэсирләнүе сәбәпле чын Кояш төгәл эклиптикада һәрвакыт булмый, ә дуганың берничә секундына авыша ала.
Ай орбитасы эклиптика белән киселешү нокталары янында булган очракта, Ай тотылу була (шуннан эклиптика - тотылу сүзе килеп чыккан). Бу нокталар - Ай төеннәре дип аталалар, аларның эклиптика буенча әйләнү периоды 18 елга тигез һәм сарос яки аждаһа елы дип йөртелә.