Француз Гвианасында ислам
Француз Гвианасында азчылык дине / From Wikipedia, the free encyclopedia
Француз Гвианасында ислам (фр. L'Islam en Guyane, гарәп. الإسلام في غويانا الفرنسية) – азчылык дине. Мөселманнар ил халкының (314 169 кеше, 2022 елга) 0,9 % ын тәшкил итә (2 500 кеше, 2022 елга).[1]. Мөселманнарның саны арта бара.
Француз Гвианасында ислам | |
Дәүләт | Франция |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Франса Гвиянәсе |
Франциянең диңгез арты территорияләреннән иң эресе булган Гвианада христианнар күпчелекне тәшкил итә (48 % ― католиклар, 15 % ― протестантлар, Йәһвә шаһитлары ― 3,7 %, башка христианнар), атеистлар – 9 %, башка диндәгеләр (Ислам, Яһүд дине, Һинд дине, вуду һ. б.) ― ~5 %. Мароннар һәм кайбер индеец кабиләләре үз диннәрен тота.
Гвиана Франциянең бер өлеше һәм француз департаменты булып торса да, аерым режим белән файдалана. 1905 елда кабул ителгән «Чиркәү һәм дәүләтне бүлү турындагы закон» элеккечә үк Гвианада кулланылмый. Католик дине дәүләт дине булып исәпләнә, католик руханиларына бюджеттан акча түләнә.
Француз Гвианасы ― Белиз 1981 елда бәйсезлек алган вакыттан бирле, Төньяк һәм Көньяк Американың материк өлешендә урнашкан бердәнбер Европа иле территориясе. 2010 елгы референдумда Француз Гвианасы халкы Франциядән бәйсезлек алуга каршы тавыш биргән [2].
Ил башкаласы Кайеннада һәм Куру(ингл.)татар. шәһәрендә ислам үзәкләре гамәлдә.