Урманлы тугайлар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Урманлы тугайлар - елга һәм башка сулыклар яры буенда уйсу җир, болынлык, гадәттә таллар, зирекләр белән капланган, ярымутрау кебек формада була.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Тугай (мәгънәләр) битенә күчегез.
Елга ташыганда тугайлар еш кына су астында калалар. Биредә яшәүче хайваннар, организмнар су басуларга ияләшкән булалар.
Урманлы тугайларның күпчелек өлеше бүгенге көндә инде көтүлекләргә, иген кырларына әйләндерелгән. Аеруча тугайлык мәйданнары гидроэлектр станцияләре төзегәндә, суднолар йөрү максатыннан елгаларны буганда су астында калып нык кими.