Төче чия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Төче чия (лат. Prunus avium) — караҗимеш (лат. Prunus) ыругыннан чия (лат. Cerasus) асыругының агачы.
Төче чия | |
Кыскача исем | P. avium |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Prunus avium L., 1755 |
Таксономик ранг | төр |
Югарырак таксон | караҗимеш |
Таксонның халык атамасы | Vogel-Kirsche[1], Wild Cherry[2], sweet cherry[3][4], 甜櫻桃[5], Zoete kers[6], třešeň ptačí[7], zoete kers[8], cerisier des oiseaux[8], gean, wild cherry[8], Süsskirsche[8], гелос, 欧洲甜樱桃[9], 欧洲樱桃[9], bird cherry[4] һәм češnja |
Базионим | Prunus cerasus var. avium[d] |
Җимеш төре | каты төшле җимеш[d] |
Нәрсәнең чыганагы | чия, sweet cherry[d], cherry pit[d], cherry pit oil[d] һәм черешневый сок[d] |
ХТСБ саклану статусы | югалу куркынычы иң аз булган[d][10] |
Бүләкләр | |
Зоны морозостойкости растений | 3[d][12] |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
Геном төзелеше URL-ы | plants.ensembl.org/Prunus_avium[13] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=29844[14] |
Төче чия Викиҗыентыкта |
Биеклеге 25–30 м. Көнбатыш Азиядә, Көнбатыш Аурупада үсә. Кавказда, Украинада, Молдовада үстерәләр. Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик поясында иртә өлгерүче сусыл җимешләре өчен үстерелә. Озак яши (100 яшькә кадәр, культурада 50 яшькә кадәр), читтән серкәләнүчән, күпләгән сортлары бар.
ТӨЧЕ ЧИЯ (черешня). Бу җимешнең сидек кудыру, эч йомшарту сыйфаты бар. Ул эчәклекне яхшы чистарта. Төче чиядә витаминнар һәм минераль мат дәләр бик күп булганга, аны азканлылык вакытында кулланырга тәкъдим итәләр. Бу җимештә органик кислоталар аз, шунлыктан ул ашказаны согы ясалуны көчәйтми, саруны кайнатмый, организм аның туклыклы матдәлә рен җиңел үзләштерә. Шуның өчен төче чияне уникеилле эчәк һәм ашказаны җәрәхәте, гастрит авырулары булган кешеләргә ашарга киңәш итәләр.
Төче чиядә окси-кумарин һәм кумарин бар. Болар—тонусны күтәрә тор ган матдәләр, операцияләрдән соң организмны ныгытырга ярдәм итәләр.
Кумарин тәэсирендә канның оешучанлыгы акрыная һәм тромблар ясалу куркынычы кими.
Төче чия составында алма һәм аскорбин кислоталары, В1 В2, РР, Е ви таминнары бар; микроэлементлардан фтор, кобальт, магний, кальций, марганец, кремний, никель, цинк барлыгы билгеле.
Чия составындагы — ЙОД калкансыман бизгә файда. — ТИМЕР азканлылыктан ярдәм итә. — КАЛИЙ гипертония авыруыннан файдалы. — ФРУКТОЗА диабетикларга ярдәм итә, чөнки шикәрне алыштыра ала. — АНТОЦИАННАР һәм КАРАТИНОИДЛАР кан тамырларының стенкаларын ныгыталар. — ИНОЗИТ организмнан холестеринны чыгара һәм матдәләр алмашын яхшырта.
Төче чия шулай ук бөерләрнең һәм бавырның эшчәнлеген, тирене яхшыр та, организмнан шлакларны чыгара, эч кибүне бетерә. Шулай ук экзема, тире авырулары, бетчәләрдән интеккән кешеләргә файдалы.
Төче чия согы организмнан артык холестеринны чыгара. Караңгы сортла рын гипертония һәм атеросклероз авырулары булган, күзләре начар күргән кешеләргә тәкъдим итәләр. Бу максатта көненә 300 г төче чия ашау җитә.
Төче чияне эчәклектә ябышмалар (спайка) ясалу авыруыннан интеккән кешеләргә ашарга киңәш ителми.