Трансформатор
From Wikipedia, the free encyclopedia
Трансформа́тор (лат. transformo — әверелдерергә) — ике яки күбрәк индуктив бәйләнешле чолганышы булган, электромагнит индукция ярдәмендә бер яки берничә система алмаш токны бер яки берничә башка система алмаш токка әверелдерү өчен электрик җиһаз (ГОСТ Р 52002–2003).
Трансформатор күп төрле куллану өлкәләрендә — электроэнергетикада, электроникада һәм радиотехникада алмаш токның әверлдерелүен һәм/яки гальваник чишелешне (аеруны) башкара.
Конструкциясе буенча трансформатор бер (автотрансформатор) яки берничә гомуми магнит агымы белән уратылган изоляцияләнгән чыбыклы, яки тасмалы чолганыштан (кәтүктән) тора. Кагыйдә буларак, чолганышлар ферромагнит магнит йомшак материалдан торган магнитүткәргеч (“үзәк”, сердечник) тирәли чолгана.