Таулык (ландшафт)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Таулык (рус. нагорье, ингл. highland, high plateau, uplands) — геоморфологик берәмлек (термин), диңгез өсте тигезлегеннән өстәрәк урнашкан (югары күтәрелгән пьедесталда урнашкан) җир өстендәге зур таулы мәйдан. Субтропик һәм аңа якын урнашкан киңлекләрдә ешрак очрый. Көчле денудация[1] белән түбәнәйтелгән тау сыртлары, тау массивлары, яссытаулыклар белән чиратлашып (ярашып) килә. Кайвакытта яссы казанлыклар белән дә чиратлаша.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Таулык (мәгънәләр) битенә күчегез.