Сенегалда ислам
Сенегалда күпчелек дине / From Wikipedia, the free encyclopedia
Сенегалда ислам (фр. Islam au Sénégal, гарәп. الإسلام في السنغال ) ― күпчелек дине. Бәяләүләр буенча, ил халкының (15, 8 млн кеше, 2018 елга) 96 % ы ― мөселманнар. Ислам дине Сенегалда XI гасырда ук урнашкан. Илдә зур йогынтыга ия суфичылык тарикатьләре (Тиҗания, Лайения, Мөридия, Кадыйрия һ. б.) Франция колонизациясе чорында көчәйгән. Мөселманнарның 95 % ы – суфилар, 1 % ы – шигыйлар (Ливаннан чыккан Сенегал ватандашлары) [1], 1 % тан кимрәге – әхмәдияләр.
Сенегал – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы әгъзасы булган ил.