Рус Олысы
Алтын Урда дәүләтенең төньяк-көнбатыш олысы / From Wikipedia, the free encyclopedia
Рус Олысы [1] соңрак Мәскәү олысы - Алтын Урда дәүләтенең төньяк-көнбатыш олысы (1240-1480).
Алтын Урданың Рус Олысы | ||||
| ||||
---|---|---|---|---|
Дин | күпчелек православие | |||
Хан Ярлыгын алган кенәзләр | ||||
- 1263-1303 | Даниил Александр улы | |||
- 1303-1325 | Юрий Даниил улы | |||
- 1325-1340 | Иван I Калита | |||
- 1340-1353 | Симеон Горур | |||
- 1353-1359 | Иван II Кызыл | |||
- 1359-1389 | Дмитрий Донской | |||
- 1389-1425 | Василий I | |||
- 1425-1433 | Василий II Кара | |||
- 1433 | Юрий Дмитрий улы | |||
- 1433-1434 | Василий II Кара | |||
- 1434 | Юрий Дмитрий улы | |||
- 1434 | Василий Кыек | |||
- 1434-1445 | Василий II Кара | |||
- 1445 | Дмитрий Шемяка | |||
- 1445-1446 | Василий II Кара | |||
- 1446-1447 | Дмитрий Шемяка | |||
- 1447-1462 | Василий II Кара | |||
- 1462-1505 | Иван III (1480 елга кадәр, соңрак бәйсез) | |||
Алтын Урда 7 төп олысыннан торган:
- Болгар Олысы
- Себер Олысы
- Ак Урда (Сул канат)
- Кавказ Олысы
- Рус Олысы
- Күк Урда (Уң канат)
- Зур Урда (Үзәк)
Алтын Урда таркалганнан соң Болгар Олысы нигезендә Казан ханлыгы барлыкка килгән, Себер Олысы Себер ханлыгына, Кырым олысы Кырым ханлыгына, Зур Урда Әстерхан ханлыгына һәм Нугай Урдасына, ә Рус олысы бәйсез Мәскәү кенәзлегенә әверелгән.
Мәскәү кенәзлеге үз тирәсендә бүтән рус кенәзлекләрен берләштереп, Мәскәү дәүләтенә әйләнгән.
1480 елга кадәр Мәскәү дәүләте Зур Урдага ясак түләгән, Угра бәрелешеннән соң түләүләр туктатылган.
1484 елга кадәр Мәскәү дәүләте Казан ханлыгына ясак түләгән, Иван III Мөхәммәд Әмин ханына тәхеткә утырырга ярдәм иткәннән соң, Мәскәү Казанга ясак түләргә туктата, ләкин Касыйм ханлыгына акча җибәрергә дәвам итә. Әммә Казанга ясак түләүне туктаганнан соң, Мәскәү кенәзлеге бәйсез дәүләт булып санала.
Кайбер тарихчылар буенча Рус олысыннан килеп чыккан Мәскәү дәүләте Казан ханлыгы, Әстерхан ханлыгы, Кырым ханлыгы, Себер ханлыгы, Нугай Урдасы кебек Алтын Урданың бер варисы булып санала.