Полина Виардо
From Wikipedia, the free encyclopedia
Полина Виардо (фр. Pauline Viardot), тулы исеме Мишель Фердинанда Полина Гарсиа Ситес (Michelle Ferdinande Pauline García Sitches; кияугә чыкканнан соң үзен Мадам Виардо дип йөрткән, Madame Viardot; 18 июль 1821, Париж — 17 яки 18 май 1910, шунда ук) — испан-француз җырчысы, композитор һәм вокал педагогы. Испан җырчысы һәм педагогы Мануэль Гарсиа-олуг һәм Хоакина Ситчесның кызы һәм укучысы, Мария Малибран һәм Мануэль Патрис Гарсианың апасы, Луи Виардоның хатыны, Поль Виардоның әнисе[11].
Полина Виардо | |
---|---|
Туган телдә исем | фр. Pauline Viardot[1] |
Туган | 18 июль 1821(1821-07-18)[2][3][4][…] Париж[5][1] |
Үлгән | 18 май 1910(1910-05-18)[2][3][4][…] (88 яшь) VII округ Парижа[d], Париж |
Күмү урыны | Монмартр зираты[d] |
Яшәгән урын | Мәскәү[6] |
Ватандашлыгы | Франция[1] |
Һөнәре | композитор, җырчы, опера җырчысы, вокальный педагог, пианист |
Җефет | Луи Виардо[d][7] |
Балалар | Поль Виардо[d] һәм Луиза Эритт-Виардо[d] |
Ата-ана | |
Кардәшләр | Мануэль Патрисио Родригес Гарсиа[d] һәм Мария Малибран[d][1][10] |
Аурупаның төрле театрларында чыгыш ясый, күп концертлар куя. Фидес (Мейерберның «Пророк»), Орфей (Глюкның «Орфей һәм Эвридика»), Розина (Россининың «Севильский цирюльник») партияләр белән билгеле була[12]. Иван Тургеневның либреттосына романслар һәм комик опералар авторы. Ире белән бергә, Тургенев әсәрләрен Француз теленә тәрҗемә итә, рус мәдәнияте казанышларын пропагандалый. Төрле мәгълүматлар буенча, аның 250-нән артык музыкаль композициясе исәпләнгән[13].