Пакистанда ислам
From Wikipedia, the free encyclopedia
Пакистанда ислам (урд. پاکستان میں اسلام; ингл. Islam in Pakistan) — Пакистан Ислам Җөмһүрияте территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Пакистан халкының (220 млн 892 мең кеше) 96,50 % ы (200 млн 400 мең кеше) (бөтен дөнья мөселманнарының 11,10 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам — Пакистанның дәүләт дине. Мөселманнар — сөнниләр (91%), шигыйлар (~5-10 %). Абсолют сан буенча Пакистанда мөселманнар Индонезиядән (229 млн) һәм Һиндстаннан (201 млн) гына калыша.