Назыйм Хикмәт
From Wikipedia, the free encyclopedia
Назыйм Хикмәт яки Назыйм Хикмәт Ран (төрекчә Nâzım Hikmet Ran; 15 гыйнвар 1902, Салоники — 3 июнь 1963, Мәскәү) — төрек шагыйре, язучы, рәссам, драматург һәм сценарист, җәмгыять эшлеклесе, Халыкара Тынычлык бүләге иясе (1950), төрек инкыйлаб шигъриятенә нигез салучы. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән.