Метрик тензор
From Wikipedia, the free encyclopedia
Метрик тензор яки метрика - скаляр тапкырчыгышны, кәкре сызыкларны, кәкре сызыклар арасындагы почмакларны билгели торган шома күп төрлелектә (0,2) ранглы тензорның кыры.
Өслекнең аерым очрагында метрика беренче квадратик форма дип атала.
Гомуми чагыштырмалылык теориясендә метрика - физик фәза-вакытның дүрт үлчәмле күп төрлелегендә фундаменталь физик кыр (гравитацион кыр) буларак карала. Шулай ук гравитациянең биметрик теорияләре бар.
Биредә һәркайда кабатлана торган индекслар белән формулалар Эйнштейн килешүенә буйсына.