Людвиг Больцман
From Wikipedia, the free encyclopedia
Людвиг Больцман (алманча Ludwig Eduard Boltzmann, tat.lat. Ludwig Edward Boltsman(үле сылтама), 20 февраль 1844, Вена, Австрия империясе — 5 сентябрь, 1906, Дуино, Италия) - Австриянең мәшһүр физик-теоретигы, нөфус (статистик) механикасын, молекуляр-кинетик теориясен төзүче. Австрия Фәннәр Академиясе әгъзасы, Санкт-Петербург һәм башка фәннәр академияләренең мөхбир әгъзасы.
Людвиг Больцман | |
---|---|
Туган телдә исем | Ludwig Eduard Boltzmann |
Туган | 20 февраль 1844(1844-02-20) Вена, Австрия империясе |
Үлгән | 5 сентябрь 1906(1906-09-05) (62 яшь) Дуино, Италия |
Үлем сәбәбе | асып үтерү[d] |
Күмү урыны | Венаның үзәк зираты[d] |
Яшәгән урын | Австрия империясе |
Ватандашлыгы | Австро-Венгрия |
Әлма-матер | Вена университеты[d] |
Һөнәре | физик |
Эш бирүче | Вена университеты[d], Лейпциг үнивирситите[d], Грац университеты[d] һәм Мүнхен университеты[d] |
Җефет | Henriette Boltzmann[d] |
Балалар | Henriette Boltzmann[d] һәм Ida Boltzmann[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә докторы[d][1] (1866) |
Людвиг Больцман 1872 елда Һ-Теореманы тикшереп ача. Шушы теоремада бөек галим беренче тапкыр Дөнья тарихында Вакытның кире кайтмаслыгын, «Дөньяның җылылык үлеме»н, тәртипсезлек (энтропия) артуын, «Вакыт машинасы»н ясау мөмкин булмавын исбатлый, Вакыт угын билгели. Замандашлары Больцманны Һ-Теорема өчен бик тәнкыйтьли башлыйлар, аны кимсетеп чыгышлар ясыйлар, эзәрлекли башлыйлар, Һ-Теореманы «мәрхәмәтсез теорема» дип атыйлар. Шушы эзәрлекләүләре нәтиҗәсендә Людвиг Больцман 1906 елда үз-үзенә кул сала.
Больцман үлеменнән соң бер гәҗиттә «Үтерүче теорема» исемле мәкаләдә болай дип язалар:
Больцман үлемендә кем гаепле? Җәмәгать надансызлыгы, хезмәттәшләренең көнчелеге, алдан күрмәве, шәфкатьсезлеге?.. яки замандашлары тарафыннан танылмаган, аңланмаган, тәнкыйтьләнгән Больцман әсәре "Һ-теорема" үз иҗат итүчесен дә үтерде... |
Людвиг Больцман таш каберендә "Һ-теорема" баш йомгагы
- языла (дөнья тәртипсезлегенең дәрәҗәсе даими артуын тасвирлый).
- биредә - энтропия
- - микрохаләтләр саны
- Дж·К−1 Больцман даимие.