Көньяк Америка
Америкадагы көньяк кыйтга / From Wikipedia, the free encyclopedia
Көньяк Америка (исп. América del Sur, Sudamérica, Suramérica, порт. América do Sul, ингл. South America, нид. Zuid-Amerika, фр. Amérique du Sud, гуар. Ñembyamérika, кечуа Urin Awya Yala, Urin Amerika) — Америкадагы көньяк кыйтга, ул Җир планетасының күбесенчә Көнбатыш һәм Көньяк ярымшарларында, өлешчә Төньяк ярымшарда урнашкан. Көнбатышта Тын океан, көнчыгышта Атлантик океан тарафыннан юыла, төньякта Төньяк Америка белән чикләшә, ике Америка арасында чик Панама муены һәм Кариб диңгезе аша үтә.
Көньяк Америка составына шулай ук күбесе континент илләре составында булучы төрле утраулар керә. Кариб территорияләре исә Төньяк Америкага карый. Кариб диңгезе белән чикләшүче Көньяк Америка илләре — Колумбия, Венесуэла, Гайана, Суринам һәм Француз Гвианасын кертеп — Кариб Көньяк Америкасы буларак билгеле.
«Америка» атамасын бу континент исемендә беренче тапкыр Мартин Вальдземюллер куллана: ул Христофор Колумб ачкан җирләр Һиндстанга бөтенләй кагылмыйча, әле аурупалыларга билгеле булмаган Яңа Дөнья булуы турында фикер белдергән Америго Веспуччиның латинлаштырылган исемен харитага яза.
Континент мәйданы — 17,8 млн км² (континетлар арасында 4 нче урын), халык саны — 385 742 554 (континентлар арасында 4 урын)