Кронпринц
кайбер дәүләтләрдә тәхет варисы титулы / From Wikipedia, the free encyclopedia
Кронпринц (алман. Kronprinz, швед. Kronprins, гарәп. ولیعهد «вәли гаһед»[1], әзери. Vəliəhd, төр. Veliaht), тәхет варисы ― титул, патшаның (корольнең) үзе урынына тәхеткә утырачак варисы.
Кронпринц ― монархия идарә иткән илләрдәге (Дания, Швеция, Норвегия, шулай ук кайбер тарихи дәүләтләрдә) династиядән булачак тәхет варисына бирелә торган титул (дәрәҗәле исем).
Күп кенә монархияләрдә тәхеткә утыручы принцлар алдан билгеләнгән һәм дәүләт идарәсе өчен махсус (шәхси) укытучылар (остазлар) тарафыннан өйрәтелгән була, һәм алар дәүләт белән идарә итүгә әзерләнә.
Европада күзәтелгән бу практика тарихта төрки дәүләтләрдә дә очрый. Титул бигрәк тә хакимнең өлкән улына карата кулланылган. Моңа мисал итеп, Һуннарда Ябгуны[d] китерергә мөмкин. Шулай ук Кырым ханлыгында ханнан соң икенче шәхеснең титулы ― калгай мисал була ала. Бу вазыйфаны Кырымның өченче ханы Миңлегәрәй I (1468―1515) булдырган. Һәрбер хан тәхеткә утырганда, гадәттә, үзенең бертуганнарыннан, улларыннан яки бертуганнарының улларыннан тәхет варисын ― калгайны билгели торган булган. Калгайлар тик Гәрәйләр нәселеннән булган солтаннардан билгеләнгән, шуңа күрә аларны шулай ук «калгай―солтан» дип тә атаганнар [2].