Кондырча (елга)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Кондырча — Сук елгасының уң кушылдыгы, Бөгелмә-Бәләбәй сыртлыгының көньяк-көнбатыш чиге буйлап ага.
Кыска фактлар География, АТБ ...
География | |
---|---|
АТБ | Самар өлкәсе, Татарстан |
Ил | Россия |
Координатлар | 53°30'17"тн, 50°22'48"кнч, 54°24'27.7"тн, 51°34'44.8"кнч, 53°30'19.4"тн, 50°22'41.9"кнч |
РДСР | 11010000612112100005990 |
Нинди сулыкка коя | Сук |
Бассейн мәйданы | 4360 км² |
Озынлык | 294 километр |
Су чыгымы | 9,44 м³/с |
Llynnoedd | Кондурчинское водохранилище |
Ябу
Елга башы һәм тамагы Самар өлкәсендә. Кыр Шынталысы авылы янында башланып, Татарстанда Норлат районы территориясендә буйлап ага. Тамагы Самар өлкәсенең Краснояр районында. Озынлыгы 294 км, Татарстан чикләрендә 25 км, бассейнының мәйданы 4360 km². Максимум су чыгымы – 9,44 m³/c. Татарстанда төп кушылдыгы – Шлама елгасы. Башка кушылдыклар: Буян, Чесноковка, Кандабулак һ.б. Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 700-800 мг/л. Сукка кою урынында 9,44 м³/с ага.