Климат
From Wikipedia, the free encyclopedia
Климат (грек. klima — авышлык) — билгеле бер урынга хас һава торышының күп еллык режимы, физик географик шартларның, атмосфера күренешләренең бер берсенә йогынты ясау нәтиҗәсе булып тора. Микро- һәм макроклиматка бүленә. Климатның төп күрсәткечләре: атмосфера басымы, һава дымлылыгы, җил тизлеге һәм юнәлеше, һава температурасы, явым-төшем күләме, яву режимы һ.б. Климатны барлыкка китерүче шартларга географик урын (географик киңлек, диңгез кимәлендәге биеклек, океаннар йогынтысы); җир өстенең үзенчәлеге (рельеф һәм җирнең өске катламы: үсемлек, кар катламы, ачык грунт һ.б.); кояш радиациясе (җир өсте белән атмосфера арасында җылылык алмашынуы, географик урынга һәм рельефка бәйле кояшлы вакытның дәвамлылыгы); атмосфера циркуляциясе керә. Төньяк ярымшарда 4 төп (экватор, тропик, уртача, арктик) һәм 3 күчү (субэкватор, субтропик, субарктик) климат бүлекләре аерыла. Географик урынга һәм атмосфера циркуляциясе үзенчәлекләренә карап К. океан, континенталь, көнбатыш һәм көнчыгыш яр буе төрләренә бүленә (Б.П.Алисов).
Климат | |
Эшчәнлек өлкәсе | климатология[d] һәм Метеорология |
---|---|
Кайда өйрәнелә | климатология[d] һәм Метеорология |
Климат Викиҗыентыкта |