Кали-Гандаки
From Wikipedia, the free encyclopedia
Га́ндак (Нараяни; Непал телендә: कालीगण्डकी नदी, Һинди телендә: कालीगण्डकी) — Непалда һәм Һиндстанда елга, Непалның дүрт иң зур елгаларының берсе.
Өске агымында елга Ка́ли-Га́ндак исеменә ия. Елганың башы Гималайларда, тамагы Музтанг-Кхола һәм Кьюгома-Кхола елгаларының кушылган урыны.[1].
Елганың бассейны Непалның үзәк өлешен алып тора. Елганың башлары янында Мустанг патшалыгы урнашкан, ул Тибет белән янәшә. Елга Гангка Патна (Һиндстан) районы тирәсендә коя.
Тарихта үзән Һиндстан һәм Тибет арасында сәүдә юлы һәм тоз белән сәүдә юлы буларак мәгълүм.
Елга үзәне Гималайлар сыртын һәрберсе 8000 м дан югары булган дөньяның ике иң өске түбәсе - Аннапурна һәм Даулагири арасында кисүе белән мәшһүр, түбәләр арасында ара - 35 км. Бу урында елга 2540 метр биеклегендә ага, шуңа күрә Калигандак тарлавыгы - дөньяда иң тирән тарлавык.
География | |
---|---|
Ил | Непал, Һиндстан |
ДДӨБ | 52 метр |
Координатлар | 25°39'12.50"тн, 85°10'59.04"кнч, 29°0'35.76"тн, 83°54'17.28"кнч, 25°39'9"тн, 85°11'4"кнч, 25°39'19.44"тн, 85°10'58.44"кнч |
Tarddiad | Дхаулагири |
Нинди сулыкка коя | Gang |
Бассейн мәйданы | 46 300 км² |
Озынлык | 630 километр |
Су чыгымы | 1760 ±0.001 м³/с |