Казанлык
рельефның тискәре (батынкы) формасы / From Wikipedia, the free encyclopedia
Казанлык (рус. котловина, ингл. structural basin) – конус формасындагы түбәнлек, рельефның төп формаларыннан берсе, аның батынкы яисә тискәре формасы. Җир өслегендәге бар яктан да йомык, бер яки капма-каршы ике ягыннан ачык булган (елга аккан) түбәнлек.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Казанлык (мәгънәләр) битенә күчегез.
Казанлыкның характерлы ноктасы — төбе һәм ян-як битләүләре, шулай ук характерлы сызыгы – кискен бөгелеш сызыгы (яр кашагасы) бар. Кискен бөгелеш сызыгы – ул ян-як битләүләрнең әйләнә-тирә мохиткә кушылуы сызыгы.