Жанна д’Арк
From Wikipedia, the free encyclopedia
Жанна д’Арк (фр. Jeanne d'Arc, 1412 ел — 1431 елның 30 мае) — XV гасырда яшәгән игенче кызы, Франциянең милли каһарманы. Йөз еллык сугышта Франция җиреннән инглиз гаскәрләрен куып чыгарырга ярдәм итә.
Жанна д’Арк | |
---|---|
Туган телдә исем | Jeanne d'Arc |
Әйтелеш | |
Туган | 6 гыйнвар 1412(1412-01-06) Франция, Вогез вилаяте, Домреми авылы |
Үлгән | 30 май 1431(1431-05-30) (19 яшь) Руан |
Үлем сәбәбе | яндырып үтерү[d][1] |
Ватандашлыгы | Франция патшалыгы |
Һөнәре | хәрби хезмәткәр |
Ата-ана | |
Кардәшләр | Catherine d'Arc[d], Jacques of Arc[d], Jean d'Arc[d] һәм Pierre d'Arc[d] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Йөз еллык сугыш, Орлеан камалышы[d], Жаржо бәрелеше[d], Мен-сүр-Луар бәрелеше[d], Божаңси бәрелеше[d], Пате бәрелеше[d], Реймс йөреше[d], Париж камалышы[d], Сен-Пьер-ле-Мутье камалышы[d], Лә-Шарите камалышы[d] һәм Компьен камалышы[d] |
17 яшендә ул инглизләр камалышында калган Орлеан шәһәрен Франция дофины Карл биргән гаскәр ярдәмендә камаудан коткара. Берничә җиңүдән соң, ул җитәкчелек иткән Франция гаскәре Реймс шәһәрен яңадан яулап ала. Аның нияте һәм ярдәме белән Карл VII’не тәхеткә утырту тантанасы үтә, шулай итеп, тәхет хуҗасы белән бәйле бәхәсле сорау хәл ителә. 19 яшендә дошманнар аңа дини мөртәтлектә гаеп тага һәм ул җәзалап үтерелә. 24 елдан соң католик чиркәү хөкемнең дөрес булмавын исбатлый, Жанна гаепсез җәзаланган дип игълан ителә. 1920 елдан аның исеме «изгеләр» исәбенә кертелә.