Джек Николсон
From Wikipedia, the free encyclopedia
Джек Николсон (ингл. Jack Nicholson; чын исеме Джон Джозеф Николсон, ингл. John Joseph Nicholson; 22 апрель 1937, Нью-Йорк) — Америка актёры, кинорежисёры, сценаристы һәм продюсеры.
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз. |
Джек Николсон | |
---|---|
Туган телдә исем | ингл. Jack Nicholson |
Туган | 22 апрель 1937(1937-04-22)[1][2][3][…] (87 яшь) Нептун-Сити (Нью-Джерси), Монмут (округ, Нью-Джерси), Нью-Җерси, Америка Кушма Штатлары |
Ватандашлыгы | Америка Кушма Штатлары |
Әлма-матер | Актерлар студиясе[d], Манаскуан олы мәктәбе[d] һәм Центр раннего образования[d] |
Һөнәре | киноактер, актёр, коллекционер искусства, кинорежиссёр, сценаричы, кинопродюсер, характерлы актер, телевизион актёр, язучы |
Сәяси фирка | АКШ Демократик фиркасе |
Өйдәш | Анжелика Һьюстон[d], Ребекка Бруссар[d], Винни Холлман[d], Сандра Найт[d] һәм Сьюзан Энспач[d] |
Балалар | Jennifer Nicholson[d], Caleb Goddard[d], Honey Hollman[d], Лоррейн Николсон[d], Ray Nicholson[d] һәм Tessa Gourin[d] |
Ата-ана | |
Николсон кино тарихында иң бөек актёрларның берсе санала. Ул "Оскар премиясенә рекордлы 12 тапкыр номинацияләнә[5]. Ул шулай ук 1960 нчы еллардан бирле һәр ун ел саен иң яхшы роль өчен (төп һәм икенче план) "Оскар"га тәкъдим ителгән ике актёрның берсе (икенчесе — сэр Майкл Кейн)[6]. 1994 елда ул казанышлары өчен Америка кино сәнгате институты премиясе белән бүләкләнгән иң яшь актёрларның берсе була[7].
Джек Николсон — күпсанлы бүләкләр иясе, шул исәптән: өч "Оскар" һәм BAFTA премияләре, җиде "Алтын глобус", АКШ Милли кино тәнкыйтчеләре советының алты премиясе, янә АКШ кино актёрлары гильдиясе премиясе. Актёрның кинематограф өлкәсендәге төп антипремиягә — "Алтын кура җиләге"нә — номинациясе дә бар[8].