Гөрҗистан һимны
From Wikipedia, the free encyclopedia
“Азатлык” (гөрҗичә — თავისუფლება, “Тависуплеба” дип укыла) — Гөрҗистанның милли һәм дәүләт гимны. Ул 2004 елның 20 маенда ил парламенты тарафыннан кабул ителгән һәм шул елның сентябрендә тәүге кат рәсми төстә башкарылган. Сүзләрен Давид Магъарадзе язган, көен — Захария Палиашвили. Көйязар бу исемдәге җырны 1920 елларда ике мәртәбә үзе иҗат иткән операларга керткән булган. Әсәрне гимн музыкасы буларак Йосеб Кечакмадзе эшкәрткән.
“Азатлык” гимны кабул ителгәнче, 1918-1921 һәм 1991-2004 елларда “Дан” (гөрҗичә — დიდება, “Дидеба” дип укыла) исемле гимн кулланышта булган.
Гөрҗистан һимны
Гөрҗистан һимны | |
Дәүләт | Гөрҗистан |
---|---|
Әсәр яки аның атамасы теле | гөрҗи теле |
Көйязар | Захарий Петрович Палиашвили[d] |
Текст авторы | Маградзе, Давид Элгуджаевич[d] |
Тональлек | фа мажор[d] |
Гөрҗистан һимны Викиҗыентыкта |
Гөрҗе тексты | Транслитерациясе | Татар теленә тәрҗемәсе |
ჩემი ხატია სამშობლო,
სახატე მთელი ქვეყანა, განათებული მთა-ბარი, წილნაყარია ღმერთთანა. თავისუფლება დღეს ჩვენი მომავალს უმღერს დიდებას, ცისკრის ვარსკვლავი ამოდის და ორ ზღვას შუა ბრწყინდება, დიდება თავისუფლებას, თავისუფლებას დიდება. |
Чеми хатиа самшобло,
сахатэ мт’эли квэҡана, ганат’эбули мт’а-бари, цилнаҡариа ғмерт’т’ана. Т’ависуплэба дғэс чвэни момавалс умғэрс дидэбас, цискрис варсквлави амодис да ор(и) зғвас шуа брцҡиндэба, дидэба т’ависуплэбас, т’ависуплэбас дидэба! |
Ватаным — изге иконам,
Дөнья җирләре түрендә, Тау-үзәннәре Алладан Без туганнарга бирелгән. Киләчәгебезне данлап Азатлык-ирек яулыйбыз, Ике диңгез арасында Балкыр таңда Чулпан йолдыз, Җырлыйбыз ирекне мактап, Азатлыкка дан җырлыйбыз!
|